Җирлек башлыкларын бүләкләделәр

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
РФ Президенты В. Путинның 2012 елның 10 июнендә басылып чыккан 805нче номерлы Указы нигезендә, 21 апрель җирле үзидарә органнары көне буларак билгеләнде. Бу дата быел беренче тапкыр билгеләп үтелде. Дүшәмбе көнне узган атналык киңәшмәдә әлеге бәйрәм уңаеннан Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы И. Миңнехуҗин “2012 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы дипломы белән бүләкләнде, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы А. Измайловага, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Э. Гәрәевкә, Биклән авыл җирлеге башлыгы М. Сәхбиевкә район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International