Алдагы очракларда нәрсә эшләргә:
1. Сезнең йортыгызга су басу куркынычы янаганда:
· электр энергиясен сүндерегез;
· җылыту мичләрендәге утны сүндерегез;
· йорт алдындагы барлык берке-телмәгән әйберләрне кертеп ку-егыз яки беркетегез;
· барлык кыйммәтле әйберләрне чарлакка яки өске катларга меңгерегез;
· аскы каттагы ишекләрне һәм тәрәзәләрне фанера яки агач так-талар белән кадаклап куегыз (бу тәрәзә пыялаларын йөзүче чуп-чардан һәм бүрәнәләрдән саклап калачак);
· торак йортларны һәм милекне иминиятләштерү турында алдан кайгыртыгыз.
2. Эвакуация башлангач:
· тынычлыкны саклагыз;
· күршеләрне кисәтегез, балалар-га, инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез;
· акча һәм документларны поли-этиленга төрегез;
· үзегез куллана торган дарулар-ны әзерләгез;
· үзегез белән мендәр тышы һәм җәймә, бәдрәф кирәк-яраклары, җылы һәм җиңел эйберләрне генә алыгыз;
· коткаручылар киңәшләрен төгәл үтәгез;
· ярдәм килгәнче яки су дәрәҗәсе төшкәнче йортның өске катларн-да һәм түбәсендә булыгыз;
· сезне тизрәк табу максатларын-да сигнал бирегез: якты вакытта – ак яки төсле япма белән болгап яки аны элеп куеп, караңгы вакы-тта – ут сигналы яки вакыт-вакыт тавыш белән.
3. Су дәрәҗәсе күтәрелгәндә:
· Мөмкин кадәр күбрәк суда бат-мый торган әйберләр җыярга (мөмкин булганда, бергә бәйләп) тырышыгыз. Бу – машина каме-ралары, бүрәнәләр, өстәлләр булырга мөмкин. Һәрхәлдә, кием астына капкачлары яхшы ябылган пластик шешәләр кы-стырыгыз.
4. Су дәрәҗәсе түбәнәйгәндә:
· йортка керү алдыннан йортның төп корылмалары төзек хәлдә икәнен ачыклагыз;
· йортны җилләтегез, газ, электр һәм су белән куллану белгечләр газ чыгу куркынычы булмауга инангач кына рөхсәт ителә;
· суга эләккән ризыкны ашамагыз
· коены куллану алдыннан коткаручыларны яки санитария хезмәткәрләрен суның сыйфатын тикшерүен сорагыз.
Җәмәгать!
Теләсә кайсы шартларда үз-үзегезне кулда тотыгыз, паникага бирелмәгез, тиз эш итегез, әмма
уйлап һәм ыгы-зыгыдан башка!
Исегезгә төшерәбез, ТР ГТХМда һәлакәтләр турында хәбәрләрне кабул итү өчен түбәндәге
телефон номерлары бар:
стационар телефоныннан:101, 288-46-46, 112
мобиль телефоныннан112 номерына шалтрату бушлай
ЭКСТРЕМАЛЬ ХӘЛЛӘРДӘ ЯРДӘМ СОРАП КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ БУЛА
Бердәм коткару хезмәте телефоны
(мобиль һәм стационар телефоныннан) 112
ГТХМ һәм янгын хезмәте 101
Полиция 102
Ашыгыч медицина ярдәме 103
Горгаз 104
ТР ГТХМ оператив дежуры
288-46-46
Казан шәһәре гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре идарәсе оператив дежуры 264-29-00
Һәлакәтләр медицинасы үзәгенең оператив дежуры 293-49-95
Эзләү-коткару хезмәте 272-43-12
420033, Татарстан Республикасы,
Казан ш., Коләхмәтов ур., 5А йорт.
тел.: (8432) 554-48-09
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Укыту-методик үзәгенең әзерләү бүлеге
Казан ш.
2021