Су басу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә БЕЛЕШМӘЛЕК

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ГРАЖДАННАР ОБОРОНАСЫ ҺӘМ ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛЛӘР БУЕНЧА УКЫТУ-МЕТОДИК ҮЗӘГЕ
Су басу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә БЕЛЕШМӘЛЕК

Гадәттән тыш хәл чыкканчыга кадәр башкарасы эшләр:
- тынычлыкны саклагыз;
- күршеләрне кисәтегез,
балаларга, инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез;
- гадәттән тыш хәл турында хәбәрләр тыңлау өчен радионы кабызыгыз.
Гадәттән тыш хәл вакытында нәрсә эшләргә:
 Өйдә чакта:
- суны ябарга, газ һәм электрны сүндерергә;
- кыйммәтле предмет һәм әйберләрне өске катларга меңгерергә;
- ишек һәм тәрәзәләрне ябарга;
- кирәк булган барлык әйберләрне җыярга: йөзү чаралары, баулар, баскычлар, сигнал бирү
җайланмалары;

- йортның түбәсенә, чарлагына яки өске катларына менегез һәм сигнал бирегез:
 якты вакытта – ак яки төсле япма белән болгап яки аны элеп куеп,  караңгы вакытта – ут сигналы яки вакыт-вакыт тавыш белән.
 Эвакуация  турында кисәтмә алгач:
- җылы һәм уңайлы
кием, аяк киемен, юрганнар, акча һәм кыйммәтле әйберләрне әзерләгез;
- 3 көнлек азык запасы әзерләгез;
- беренче ярдәм даруларын һәм чараларын әзерләгез;
- паспорт һәм башка документларны су үтми торган пакетка төрегез;
- коткару хезмәтеннән эвакуация турында хәбәр алгач, йорттан
китегез.

ҮЗЕГЕЗ БЕЛӘН БИК КИРӘКЛЕ ӘЙБЕРЛӘРНЕ ГЕНӘ АЛЫГЫЗ!!!

 Машинада чакта:
- су баскан юллардан бармагыз – агым алып китү куруынычы бар;
- ватык машина белән су баскан урында калсагыз, машинадан
чыгыгыз, ярәдм чакырыгыз.


Гадәттән тыш хәл беткәннән соң башкарасы эшләр:
- кирәк булганда, зыян күрүчеләргә ярдәм итегез;
- сак булыгыз;
- йорт конструкцияләренең ныклыгын тикшерегез;
- учак яндырмагыз, электр утын кабызмагыз;
- ишек-тәрәзәләрне ачып йортны җилләтегез;
- газ, электр һәм су белән куллану белгечләр рөхсәтеннән соң гына рөхсәт ителә;
- радио буенча коткару хеәмәте киңәшләрен тыңлагыз.
 

Су басу –ул матди зыян китерә торган, халыкның сәламәтлегенә зыян һәм кешеләрнең һәлак булуына китерә торган, елгага, күлгә һәм сусаклагычка якын булган җирләргә су керүе

БЕРДӘМ КОТКАРУ ХЕЗМӘТЕ 112
ЯНГЫН СҮНДЕРҮ ХЕЗМӘТЕ 101 01
ПОЛИЦИЯ ХЕЗМӘТЕ 102 02
АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ХЕЗМӘТЕ 103 03
ГАЗ ХЕЗМӘТЕ 104 04
 

/file/tukay/File/Правила поведения при наводнении_Зеленодольск_тат.pdf


Яшел Үзән шәһәре
2021

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International