Безнең районны 48 имам, район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров кергән делегация тәкъдим итте. Корылтай делегатларына һәм кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул ТР Диния нәзарәтенә дини мәгърифәткә һәм китаплар бастыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Мөселманнары корылтаенда Камил хәзрәт Сәмигуллин янә Татарстан мөфтие итеп якындагы дүрт елга сайланды. Аның беренче урынбасары итеп Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.
Съезд җәмәгать намазы белән тәмамланды. Аның эшендә 1500 имам катнашты,
Җәүдәт хәзрәт Харрасов, район имам-мөхтәсибе. .