15 апрель көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г. И. балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактика эше кысаларында «Үз иминлегең хуҗасы бул» һәм терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Терроризмга юк!» дигән чара уздырды.
Хокук бозуларны профилактикалау эше түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән: балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметү, социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны социаль-педагогик тернәкләндерү, яшүсмерләр арасында эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалау.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше үсеп килүче буында терроризмга каршы тору өлкәсендә җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Әлеге чарада 30 балигъ булмаган бала катнашты.