10 апрельдә Яңа поселогы спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)» бөтенроссия физкультура-спорт фестивале үтте.
Анда гаилә командалары – Круглое Поледан Бондаревлар, Яңа поселогыннан Садыйковлар, Новотроицкоедан Малышевлар, Теләнче Тамактан Фәхриевлар, Бордыдан Тимофеевлар, Сәмәкәйдән Гарифуллиннар, Бәткедән Арслановлар, Кече Шилнәдән Выходцевлар, Иштирәктән Вәлиевлар, Мусабай-Заводтан Фәхрушиннар катнашты.