21 апрель көнне эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештырыла

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештырылуы турында хәбәр итәбез.

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу буенча (8552) 32-06-07 телефоны буенча башкарылачак.

Консультациягә килгән эшмәкәрләргә сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга киңәш ителә.

  •  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International