Бизнес булдырырга яки киңәйтергә карар кылдыгызмы? Юридик зат сыйфатында КФҮ аша да теркәлергә мөмкин. Күпфункцияле үзәктә документлар кабул ителәчәк һәм хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча ЕГРЮЛ язу кәгазе биреләчәк,ә теркәү эшен салым инспекциясе үзе башкара.
КФҮ аша гариза биру " Минем документлар»офислары аша , уңайлы эш графигы (төшке ашка тәнәфессез алты көн)аша башкарыла һәм КФҮтә юридик затны теркәү өчен дәүләт пошлинасы алынмый.
«Минем документлар» офисларына алдан ТР Дәүләт хезмәтләре порталы яки белешмә хезмәте телефоны аша язылырга мөмкин.
КФҮтә документлар пакеты салым хезмәтенә тапшырган кебек үк :
- юридик затларны дәүләт теркәвенә алу турында гариза
- гамәлгә куючыларның гомуми җыелышы беркетмәсе, йә юридик зат төзү турында бердәнбер гамәлгә куючы карары
- булачак оешманың уставы;
КФҮкә тапшырганда Гариза, кагыйдә буларак нотариус тарафыннан расланган булырга ,шулай ук документта гамәлгә куючының имзасы булырга тиеш.
Гаризаны КФҮнең теләсә кайсы офисында бирергә мөмкин. Шул ук вакытта предприятиенең Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән булуы шарт булып тора.
КФҮ аша хезмәт күрсәтү вакыты, кабул ителгән документларны салым хезмәтенә тапшыруны исәпкә алып, 5 эш көне.
Алга таба, КФҮ аша башка гаризалар да бирергә мөмкин булачак, мәсәлән, ЕГРЮЛГА үзгәрешләр кертү, оешма Уставына үзгәрешләр кертү, шулай ук оешманы бетерү турында