22 апрель көнне Казанның Вахитов районының 39 нчы мәктәбендә тантаналы ”Укытучы-2013” республикакүләм конкурсы башланды.
Бәйге 4 көн дәвам итәчәк һәм Казан шәһәренең 39 нчы мәктәбендә үтәчәк. Укытучылар дәресләр, мастер-класслар, сыйныф сәгатьләре һәм ата-аналар өчен җыелышлар үткәрәчәк.
Конкурста катнашучы Круглое Поле поселогының урта мәктәбе укытучысы Гөлия Вагыйзова әзерләгән дәресен күрсәтте.
Аңа уңышлар телибез!
ТР Тукай районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге