24 нче апрель көнне Иске Абдул урта мәктәбенеӊ Мерәс авылының аерымланган бүлекчәсендә ФГБОУ ВПО «НИСПТР» студентлары өчен «Азкомплектлы авыл мәктәпләре шартларында белем бирүнеӊ яӊа Федераль Дәүләт Стандартларын тормышка ашыру» темасы буенча региональ семинар үткәрелде.
Семинарда катнашучылар башлангыч сыйныф укытучыларының: Мөнәвирова Ясирәнең 1нче класста «Дистә аша чыгып кушу», 3нче класста «Язып тапкырлау. Кабатлау» темаларына, Сафина Рәмзиянең 2нче класста «Проект эше: парк проектлыйбыз», 4нче класста «Өчурынлы сага бүлү» темаларына ачык дәресләрен карадылар. Иске Абдул урта мәктәбенеӊ башлангыч сыйныф укытучылары Шәйдуллина Кәдрия «Салфеткадан чәчәкләр проектлау» темасына мастер-класс, Бикмөхәммәтова Гүзәлия Габдулла Тукай вафат булуына 100 ел тулу уӊаеннан «Кырлай юлы тап-такыр» дип исемләнгән класстан тыш чара тәкъдим иттеләр.
ТР Тукай районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге