21 апрель көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 2 Тукай гаиләсе сертификатка ия булды.
Гаиләне пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады. Эдуард Фәттахов, чакырылган ата-аналарга сертификатлар тапшырып, аларга бәхет, шатлык һәм уңайлылык теләде. Ул ана капиталын куллану юнәлешләре турында сөйләде, гаилә, ана булу һәм балачак мәсьәләләре шәһәрдә һәм республикада алып барыла торган социаль сәясәтнең нигезен тәшкил итә, дип ассызыклады. Хәзер вакытны янга калдыру өчен, яшь ата-аналарга да, гомумән, гражданнарыбызга уңайлы булсын өчен дә, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләре электрон рәвештә күрсәтелә. Мәсәлән, ана капиталы акчаларын файдалану өчен гаризаны РПФ сайтында, шәхсән пенсия фондына бармыйча, шәхси кабинетта бирергә мөмкин, дип искәртте үзенең мөрәҗәгатендә Эдуард Фәттахов.
Программа эшли башлаганнан бирле районда барлыгы 3 меңнән артык сертификат бирелгән. Программаның иң популяр юнәлеше-торак шартларын яхшырту. Программа чаралары ярдәмендә торак төзү яки сатып алу мөмкинлегеннән сертификат хуҗаларының 89% ы файдаланган.
Тулаем алганда, 14 ел эчендә Тукай районында ана капиталы программасында катнашучыларга пенсия фонды 1,3 млрд сум күчергән.
Исегезгә төшерәбез, программага керү мөмкинлеге 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Шул ук вакытта сертификат алу һәм аның средстволарын вакыт белән файдалану чикләнмәгән.