22 апрельдә Тукай районына эшлекле визит белән Саха Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, Ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петров, «Туймаада» агрохолдингы АҖ генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев килделәр.
Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин озатып йөрде. Кунаклар район ветеринария берләшмәсе лабораториясендә булдылар һәм «Миңнехуҗина»крестьян-фермер хуҗалыгы эше белән таныштылар.