Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә Митинг үтте.

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2021 нче елның 26 нчы апрелендә Кенәз авыл җирлегендә Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә «Герой не гибнет, умирая» дип исемләнгән Митинг үтте. Бүген безнең өчен мәңге яшь Сергей Попов,Валерий Пучинин, Максимов Валерий. Бу егетләр безнең бистәдә яшәделәр, үзләренең солдат бурычларын үтәделәр. Хәзер алар безгә мемориаль такталардан карый. Бүген, 26 апрель-Әфганстанда Сергей Попов һәлак булган көн, 15 апрель-Валерий Максимов Таҗикстанда һәлак булган көн,

27 апрельдә Валерий Пучинин туган,ул Чечняда һәлак булды.

Митингта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, Әфган һәм Чечня сугыш хәрәкәтләре ветераннары, җирлек ветераннар советы, «Родина» патриотик клубы әгъзалары, классташлар, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Кнәз мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә катнашты. Һәлак булган солдатларның әти-әниләре адресына сүзләр белән Кнәз авыл җирлеге депутаты Тамара Тузеева чыгыш ясады. Ул ана - аналарга улларын-Ватанны саклаучыларны лаеклы тәрбияләгән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Митингны Кнәз мәктәбе укучысы Настя Абрамова бик дулкынландыргыч алып барды. Алып баручы балаларга солдат-якташларыбыз батырлыгы турында сөйләде,Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, «Хәтерлибез, без Ватанны сакладык» һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар шулай ук солдатлар каберләренә керделәр. 



Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International