"Чернобыль: экология, Кеше, сәламәтлек» радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган авария ликвидаторлары белән очрашу кичәсе.

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

"Чернобыль: экология, Кеше, сәламәтлек» радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган авария ликвидаторлары белән очрашу кичәсе.
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә (Украина) зур авария була, аның артыннан атмосферага күп санлы радиоактив матдәләр чыгарыла. Илебез тарихындагы фаҗигале көн – Чернобыль авариясенә 35 ел тулды.  2021 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электростанциясендә булган авария истәлегенә, Княз  мәдәният йорты хезмәткәрләре  авыл җирлегендә яшәүче авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы Рамил Зыяф улы Вәлиев белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Рамил Зыяф улы Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә беренчеләрдән булып катнашты. Ул вакытта аңа 33 яшь була. Ул балаларга, аварияне бетерүдә катнашучылар, авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүчеләр өлешенә төшкән авырлыклар, кешеләрне эвакуацияләү, янгынны локальләштерүдә һәм сүндерүдә катнашкан янгын сүндерүчеләрнең батырлыгы, нинди эш башкаруы турында җентекләп һәм эчтәлекле итеп сөйләде. Залда тынлык торды. Балалар бик игътибар белән һәм зур кызыксыну белән авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучының үзен тыңладылар, аннан соң аңа сораулар бирделәр. Чара барышында балалар Чернобыль АЭСындагы авариянең кешелекнең техник алгарышы өчен түләүгә әверелгән иң куркыныч экологик катастрофага, фаҗиганең масштабы, радиация аркасында килеп чыккан төрле авырулар, аның нәтиҗәләре һәм радиацион пычрануга каршы көрәш чаралары турында белделәр.

/file/tukay/File/%c2%ab%d0%a7%d0%b5%d1%80%d0%bd%d0%be%d0%b1%d1%8b%d0%bb%d1%8c

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International