Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның маенда пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
Яр Чаллы районара почтамты киләсе көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:
- 2021 елның 6 һәм 8 маенда 9 майга илтеп җиткерү графигы буенча (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
2021 елның 11 һәм 12 маенда 13 майга илтеп җиткерү графигы буенча (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
Башка көннәрдә- Татарстан почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып,билгеләнгән график нигезендә
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак.
Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезнең илтеп тапшыру участогы почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә яки 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.