«Татарстанның кече нефть компаниясе»Бөек Ватан сугышында катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 29 апрельдә «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Шәймиев исеменнән компания вәкиле Лидия Мозаффарова һәм Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмәгыйлева Бөек Ватан сугышында катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Ветераннарыбызга җылы сүзләр,теләкләр һәм котлаулар күңеленә хуш килде, аларның һәркайсы Тимур Шәймиевка ел саен хөрмәтләнгән һәм игътибар күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International