28 апрель көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Чараның хөрмәтле кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды. Ул гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм Тукай районының 3 әнисенә сертификатлар тапшырды. «Яшь ата-аналар белән аралашу яктылык һәм күңел җылысы белән сугарыла,чөнки бала туу-җирдә иң зур бәхет! Шунысы куанычлы, безнең дәүләт елдан - ел Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча чаралар пакетын арттыра бара», - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Әлфия Гомәровна.
Җылы сүзләргә шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Тукай районында ана капиталына 3 меңнән артык сертификат бирелгән, 2,8 мең гаилә 1,3 млрд.сумлык акча белән файдаланган.
Акча белән биш юнәлеш буенча эш итәргә мөмкин: торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләре өчен түләү, әнинең булачак пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятенә социаль адаптация һәм интеграция өчен товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алы