Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде.
29 май көнне Иске Абдул авылында гомер итүче,ветеран Гыйлаҗетдинов Сәгъдәт Фәхретдин улына 90 яшь тулды
Бу истәлекле дата белән,аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев һәм авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина котладылар
Тантаналы шартларда И .Ш. Бариев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды. Юбилей белән котлап, ул күпьеллык намуслы хезмәте өчен хөрмәт белдерде. Аңа чын күңелдән нык сәламәтлек, якын кешеләрнең ярдәме һәм игътибары, иминлек һәм озын гомер теләде һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән бүләк тапшырды.