2021 елның 29 апрелендә бөтен Рэсэйдэ, шулай ук дөньяның күп кенә илләрендә «Җиңү диктанты»халыкара агарту-патриотик акциясе узды. «Җиңү диктанты» ның төп максаты - тарихи дөреслекне саклап калу, Бөек Ватан сугышы, совет халкының фашистлар Германиясен өстендәге Бөек Җиңүенең әһәмияте турында каты һәм тирән белемнәрне формалаштыруга ярдәм итү.
Тукай районының Яңа поселогы гомуми белем бирү мәктәбе әлеге акциягә кушылды. Җиңү көне уңаеннан бәйрәм концерты белән үрелеп барган чарада «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучы, тыл ветераны Муллануров Зөлфәт Мулланур улы катнашты. Аның сугыш еллары турында сөйләве укучылар күңелендә онытылмас эз калдырды.