Начар метеорологик күренешләр -2021 елның 4 маенда төнлә, көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15-20 м/с).
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча һава торышы : Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр, яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 9-14 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 17-22 м / с кадәр Минималь һава температурасы төнлә +9..+14°. Көндез максималь һава температурасы +23..+27°.