Түбән Суык-Су авылының «Алга» спорт комплексы базасында «Мәктәп балалар бакчалары арасында строй һәм җыр смотры-2021»конкурсының финалы узды.
Финал этабында куст ярышларында җиңүчеләр катнашты.
Жюри составына Түбән Суыксу мәктәбенең физкультура укытучысы Д.З.. Фәйзуллин, мәгариф идарәсе юристы, отставкадагы эчке эшләр министрлыгының кече лейтенанты Р.Р. Нуриев, хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерлек бүлеге башлыгы Б. Г. Минһаҗев керде.
Смотр нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында беренче урынны Бәтке мәктәбе вәкилләре алды. Икенче урында-Яңа поселогы мәктәбе, өченче урында Кече Шилнә мәктәбе командасы. Биклән һәм Мәләкәс мәктәпләре дипломнар белән бүләкләнделәр.