Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.04.20021 ел, № 685-р күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт алды (алга таба - Фестиваль).
Фестивальнең сайлап алу этаплары 2021 елның октябреннән ноябрьгә кадәр узачак һәм Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм Казан шәһәрендә гала-концертны үз эченә алачак.
Фестиваль нигезләмәсе һәм барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm .Фестиваль сайтында - www.bzzm.ru . урнаштырылган/
Катнашу өчен, фестиваль нигезләмәсе нигезендә, 2021 елның 25 сентябренә кадәр гариза бирергә кирәк