20-23 нче апрельдә Казан шәһәрендә татар теленнән VIII Халыкара олимпиада узды.13 чит илдән, Россия төбәкләреннән һәм республикабыз районнарыннан 8-11сыйныф укучылары, студентлар татар теле һәм әдәбияты фәненнән көч сынаштылар. Тукай районыннан Күзкәй мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сәхипгәрәева Язилә, бу олимпидада катнашып, җиңү яулады. Олимпиадада җиңүгә ирешкән укучылар һәм студенларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов котлады.
Сәхипгәрәева Язиләне чын күңелдән зур җиңүе белән тәбриклибез, аңа һәм аны әзерләгән укытучысы Кашапова Э.М.га киләчәктә дә зур уңышлар телибез.