Котлау открыткалары тапшыралар.

2021 елның 7 мае, җомга

Тукай муниципаль районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре авыл җирлеге вәкилләре, районның гомуми белем бирү учреждениеләре волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм – Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйлар, котлау открыткалары тапшыралар.

Бүгенге көндә котлауны 35 хезмәт алучы кабйу итеп алды,  шуларның икесе Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Минимулла Минигәрәев, сугышта катнашучы: "Күрсәтелгән игътибарлары һәм республика, район, Калмия авыл җирлеге җитәкчелеген һәм Калмия гомуми белем бирү учреждениесе волонтерларын котлаганнары өчен рәхмәт. Һәр бәйрәм концерттан башка узмый. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль хезмәткәрләр, волонтерлар белән берлектә өйдә мини-концертлар оештыралар, язын-көзен сезонлы эшләр башкаруда булышалар. Балаларыбыз бәхетле һәм без тыныч җирдә яшәүебезгә мин бик шат!». дип узенең рәхмәтен җиткерә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International