пенсионер пенсия алу өчен үз теләге белән илтеп җиткерүче оешма сайларга хокуклы.
Пенсия китерү турында гариза биреп, китерү оешмасын сайларга яки алыштырырга була. Моны Пенсия фондының электрон сервислары ярдәмендә оператив рәвештә эшләп була:
- РПФ сайтында шәхси кабинет ;pfr.gov.ru);
- дәүләт хезмәтләре порталы gosuslugi.ru.
Пенсионердан пенсия алу турында гаризаны КФҮкә яки РПФның клиент хезмәтләрендә кабул итәчәкләр.
Пенсия китерү ысуллары:
Кредит оешмасы аша пенсияне банк бүлеге кассасында алырга яки банк картасын («МИР»түләү системасы) рәсмиләштерергә мөмкин.
Игътибар! «Милли түләү системасы турында» 27.07.2011 ел, №161-ФЗ Федераль закон нигезендә, пенсия һәм башка социаль түләүләр алучыларга 2021 елның 1 июленә кадәр банк картасына «МИР»картасына күчәргә кирәк. Яңа реквизитларны Пенсия китерү турында гариза биреп, РПФКА бирергә кирәк.
Почта элемтәсе оешмалары аша пенсияне өйгә яки яшәү урыны буенча почта бүлекчәсенә алырга мөмкин. Бу очракта һәр пенсионерга илтеп тапшыру графигы нигезендә пенсия алу датасы билгеләнә. Билгеләнгән датага пенсия алу мөмкин булмаган очракта, пенсия билгеләнгән датадан соң түләнергә мөмкин.