Делегация составына Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариаты башлыгы Дамир Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, хәрби хәрәкәт ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, хәрби хәрәкәт ветераны Әбүзәр Габдрахманов, тыл ветераннары – Кызыл Байрак авылыннан Маэва Дәүләтшина, Круглое Поледан Мөнир Сафин, Бәткедән Евдокия Губочкина кергән. Тантанага килүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак.