Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә мәдәният йорты һәм урта мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары белән «Тукай эзләре буйлап» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты , шагыйрьнең тормышы турында викторина; «Шигырьне тап»; капитаннар конкурслары булды.
Чарада «Шүрәлеләр" һәм «Су аналары»командалары ярышты. Чара «Бәйрәм бүген»җыры белән башланып китте. Конкурслар арасында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Чара ахырында Г.Тукай әсәрләре буенча халык театрының Балалар спутнигының театраль куелышын оештырдылар.
Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең иң танылган әсәрләре урын алды.
