14 май көнне Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тарынчева А.М. тарафыннан «Оригами» комплекслы индивидуаль-ориентлашкан программа кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Гномик» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес кулларның вак моторикасын үстерүгә, кул хәрәкәтенең төгәллегенә, сенсорикага, балаларның иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Пөхтәлек, сакчыллык тәрбияләү.
Дәрестә 5 катнашучы катнашты, алар арасында 5 социаль хезмәт алучылар.