Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Тукай районында ихтирамга лаек кыйммәтләр булып тора, ә гаилә рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы булып кала. Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар кысаларында, 2021 нче елның 15 нче маенда Боерган авыл җирлегендә гаилә юбилярлары парады узды. Бәйрәмдә сапфир юбилярларны Зөфәр һәм Әлфия, Әнвәр һәм Сәрия Әхмәтовлар, Әгъләм һәм Махинур Шәйхетдиновлар, Раим һәм Факия Гатиятуллиннар, Фирдәвес һәм Мөнирә Гәрәевлар котладылар.
Әхмәтнур һәм Фәйрүзә Хөсәеновлар-алтын юбилярлар, 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Зөлфекаровлар Юныс һәм Нәзирә апага 55 яшь тулу уңаеннан котлау хаты тапшырылды.
Һәм, әлбәттә инде, бриллиант юбилярлар – Гарифуллиннар Миннезаки һәм Зянннар гаиләсенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтүче парлар-бәйрәмнең бизәге булды. Сәхнәдән мәхәббәт тарихы яңгырады, һәр пар Почетлы актка кул куйды.
.jpg)