Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2021 елның 19 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырылуы турында хәбәр итәбез.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу буенча (8552) 32-06-07 телефоны буенча башкарылачак.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк.
Тукай МР Башкарма комитетының икътисад бүлеге