17 майда Тукай районында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия булып узды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

17 майда Тукай районында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия булып узды,гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия эше барышында урман массивларында һәм сулыкларда куркынычсызлыкка кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә басуларда һәм урман посадкаларында коры-сары яну аркасында килеп чыккан янгыннарны булдырмауга, урманнарда кешеләрнең булуын чикләү һәм автотранспорт чараларын урман массивларына кертүгә игътибар бирелде.

Соңгы хисап чорында гына да суда теркәлгән биш үлемнең өчесе бакчачылык ширкәтләрендә булган.

Искәрмә:Тукай районы территориясендә коену һәм ял итү өчен җиһазландырылган, коткаручылар өчен махсус пост һәм кешеләрне коткару өчен кирәкле инвентарь булган рәсми пляж юк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International