Инде бер елдан артык ана капиталы сертификаты гариза бирмичә генә дә бирелә

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Ана капиталы сертификатын алу процедурасы, шулай ук аны куллану механизмы шактый гадиләштерелде. Шулай итеп, сертификат гариза бирмичә генә бирелә. РФ Пенсия фондына бердәм дәүләт ГХАТ реестрыннан бала туу турында мәгълүматлар килә, һәм РФ Пенсия фонды белгечләре хатын-кызның ана (гаилә) капиталы алу хокукын билгели.

2020 елның апрелендә Пенсия фонды ана (гаилә) капиталына сертификатлар, ягъни гражданнарның ПФРга шәхси мөрәҗәгатьеннән башка актив рәвештә бирә башлады

 

Пенсия фонды ана капиталына хокук бирүче баланың туу турында мәгълүматларны Граждан хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан ала.

Сертификат алу турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына җибәрелә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 ел башыннан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнгән. Аның күләме беренче балага 483 881,83 сум тәшкил итә, ә икенче бала туганда (уллыкка алганда) капитал 155 550 сумга артачак. Беренче балалары 2020 елга кадәр туган, ә 2020-2021 елда икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы суммасы 639 431,83 сум тәшкил итәчәк.

 

  •  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International