ИНТЕРНЕТКА РӘХМӘТ -2021

2021 елның 18 мае, сишәмбе

"Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә 2025 елга кадәр гамәлләр стратегиясе" нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында, дәүләт бурычларын исәпкә алып 2021 елның 19 апрелендә «Интернетка рәхмәт-2021»компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары 7 нче Бөтенроссия конкурсы старт алды.

Конкурста катнашу өчен компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәнгән, шулай ук махсус курсларны тәмамлаган өлкән яшьтәге (50+) пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар чакырыла. Конкурс эшләре 2021 елның 19 апреленнән 15 октябренә кадәр кабул ителәчәк, ә конкурска 2021 елның ноябрендә йомгак ясау планлаштырыла.

Конкурста катнашу өчен кирәк:

 түбәндәге сылтама буенча сайтта  azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/ анкета-газиза тутырырга,  конкурс номинацияләре буенча эссе һәм фотография  куярга кирәк.

Конкурска материаллар Word текст файлында беркетелгән ике фотография-автор портреты һәм җибәрелгән эшләргә иллюстрация белән бирелергә тиеш.

КОНКУРС НОМИНАЦИЯЛӘРЕ:

•«Портал gosuslugi.ru:  минем тәҗрибә»;

• «Минем интернет-казанышлар»;

• «Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче»;

• «Минем иҗтимагый интернет-инициатива"»;

• "Минем интернет-проектым»;

• "Мин - интернет-йолдыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International