2021 нче елның 17 нче маенда Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән туган телләр һәм Татарстан Республикасында Халык бердәмлеге елына багышланган «Туган тел белгечләре» дигән викторина үткәрделәр. Балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Алар шулай ук «бай сүзлек запасы», «канатлы сүзләр», «күңелле сораулар»дигән практик биремнәрне дә тиз үтәделәр. Дөрес җаваплар өчен викториналар жетоннар бирделәр
«Туган тел белгечләре» викторинасында Рания Хөсәенова җиңү яулады истәлекле бүләк алды