Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге Комиссия район хуҗалыкларында булып, терлекләрне җәйге асрауга әзерлеген тикшерде. Тикшерүчеләр, беренче чиратта, сыер саву җиһазларына, сөтне суыту өчен савытларга, кардаларда салам, су сибүгә, көтүлекләрдә санитар нормаларны үтәүгә, ветеринария ярдәме күрсәтүгә һәм ясалма орлыкландыру пунктларының торышына игътибар иттеләр. Комиссия билгеләп үткәнчә, «Вильданов Г.М.» КФХ, «Гигант» ҖЧҖ һәм «Р-Агро» ҖЧҖдә терлекләрне җәйге көтүлекләргә күчерүгә тулысынча әзер
Ә менә «Ярыш» хуҗалыгына әле күп эшлисе бар. «Биклән»агросәнәгать комплексында да әзер түгел. Биредә кардаларны чистартасы, салам җәю, саву урыннары булдырасы, эшчеләр өчен шартлар тудырасы бар.
Чыганак:"Якты юл"газетасыИсточник:газета:"Светлый путь"