2021 елның 18 маенда, Халыкара музейлар көнендә, мәктәп укучылары Княз мәдәният йортында урнашкан «Патриот» хәрби дан музеенда булдылар. Алар өчен 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз батырлыгы, Әфганстанда, Чечняда, Абхазиядә хәрби конфликт һәм башка «кайнар нокталар»турында җентекле мәгълүмат белән экскурсия оештырылды. Балаларда фронт хатларыннан, шәхси әйберләрдән, геройларның, сугышчан орденнардан торган экспозицияләр зур кызыксыну уятты.