Бу бер гектар чәчүлек мәйданга 92,1 килограмм тәэсир итү матдәсе туры килә дигән сүз. Дөрес, тәэсир итү матдәсе гектарына 20 килограмм хисабыннан гына ашлама сатып алган крестьян-фермер хуҗалыклары да бар, күрсәткечләрдә алар да исәпкә алына. Ә ашлама туплау әле дәвам итә. Узган ел минераль ашламалар бер гектарга 95 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән кертелгән иде.
Туфракның уңдырыш-лылыгын саклау өчен, аны ашлаудан тыш, сидераль культуралар үстерү тәҗрибәсе кулланыла. «Кама агрофирмасы», «Кама Бекон» ҖЧҖ, «Парадиз» ҖЧҖ, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ пар басуларына сидератлар чәчү ысулын уңышлы кулланалар. Әлеге юл туфракта туклыклы матдәләр микъдарын бер гектарга 200 килограммнан артыграк туплау мөмкинлеге бирә.