20 майда «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге президиумының Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча милли проектларны тормышка ашыруга булышлык күрсәтү мәсьәләләре буенча махсус проекты кысаларында Тукай муниципаль районының Түбән Суыксу мәктәбендә шахмат зоналарын ачу тантанасы узды.
Шахмат зоналарын ачуга«Ханова» КФХ башлыгы, район Советы депутаты, якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ханова Айгөл Ринат кызы ярдәм итте. Тантаналы чарада Айгөл Ринат кызы , шулай ук Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Ихсанов Флер Гаяз улы катнашты.
Шахмат зонасын ачуда күрсәткән ярдәме өчен Айгөл Ринат кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез,дип язалар Түбән Суыке-су мәктәбе укучылары..