Финанслашу программасында катнашучыларга взнос кертү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез

2021 елның 21 мае, җомга

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды пенсия тупланмаларын дәүләт тарафыннан финанслашу программасында катнашучыларга булачак пенсиягә взнос ясарга мөмкин булуы турында искә төшерә. Гражданнар тарафыннан шәхси счетларга кертелгән суммалар 2000 сумнан алып 12 000 сумга кадәр дәүләт тарафыннан икеләтә арттырылачак. Исегезгә төшерәбез, программада беренче акчалата түләү кергәннән соң 10 ел эчендә катнашу мөмкин.

Бу 2012 елда программа буенча беренче тапкыр акча түләгән гражданнарның взнослары 2022 елга кадәр ике тапкыр артачак дигән сүз (2021 елда соңгы түләү шарты белән). Программа буенча Взнос мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче аша түләнә. Мөстәкыйль түләгән очракта, кирәкле реквизитлар белән түләү квитанциясен яшәү урыны буенча ПФР клиент хезмәтендә, банкта алырга, яки РПФ сайтында электрон сервис ярдәмендә формалаштырырга мөмкин. Эш бирүче аша взнос ясау өчен катнашучыга эш урыны буенча бухгалтериягә ирекле рәвештә күрсәтеп гариза бирергә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International