Татарстан Республикасы гомуми белем учреждениеләренең 7-11 нче сыйныф укучылары арасында инглиз телендә«Душа России миру шепчет» дип исемләнгән Республика лингвистик конкурсының нәтиҗәләре буенча Тукай районы укучылары арасында да җиңүчеләр бар,алар Нематова Эльвина (Новотроицкое урта мәктәбе), Тимошев Дамир (Круглое Поле мәктәбе), Борһанов Хәлил (Теләнче-Тамак мәктәбе).
Җиңүчеләргә ихлас котлауларыбызны җиткерәбез!
Конкурс үзенчәлекле иҗади биремнәр буенча үткәрелде, укучыларда россия шагыйрьләренең иҗади эшчәнлеге белән кызыксынуны ачыклау һәм үстерү, укучыларның инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуларын стимуллаштыру һ. б. максат итеп куйды.