КФҮтә COVID-19дан вакцинацияләү турында Сертификат бирелми

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Татарстанлылар КФҮкә коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү турында сертификат сорап мөрәҗәгать итә башлады. Аларны КФҮтә бирү гамәлгә ашырылмый. Белешмә вакцинация үткәрелгән дәвалау-профилактика учреждениесендә, ә электрон сертификат РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бирелә.

Шәхси кабинетта сертификат вакцинаның икенче өлешен керткәннән соң автомат рәвештә барлыкка килә. Аны бастырып чыгарырга мөмкин, йә вакцинация фактын раслау өчен, сертификатның QR-кодын кәрәзле телефон ярдәмендә күрсәтергә була.

Сертификат рус һәм инглиз телләрендә бирелә.

Дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлгән гражданинга вакцинаның беренче өлешен шәхси кабинетка куйганнан соң вакциналаштырылган кешенең электрон көндәлеген тутырырга тәкъдим ителә, анда үз сәламәтлегеңнең торышы турында билге кертергә була. Көндәлекне тутыру сертификат бирүгә йогынты ясамый.

Сертификатның барлыкка килү вакыты вакцинация ясаган медицина оешмасы тарафыннан әлеге мәгълүматларны кертү тизлегенә бәйле. Гадәттә, бу вакцинацияләүнең финал этабын узганнан соң бер тәүлектән дә артмый.

Электрон сертификатка керү бары тик дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең Россия порталында расланган хисап язмасы булган гражданнар өчен генә мөмкин. Әгәр исәпкә алу язмасы расланмаган булса, КФҮләрдә гариза бирү тәртибендә паспорт булган очракта Аны (ЕСИА) раслый алалар.

Татарстан КФҮндә шулай ук COVID-19 вакцинациясен көтү битенә дә язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International