«Гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак» номинациясендә грант алдылар

2021 елның 25 мае, сишәмбе

«Татнефть» хәйрия фонды бишенче тапкыр төбәктә социаль һәм агарту инициативаларына ярдәм итү өчен грантлар алуга конкурс үткәрде,бу бәйгедә Тукай районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре дә катнашты.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы конкурска җиде эш тәкъдим итте. Шуларның берсе,Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире Рамилә Сәгъдиеваның проекты «Гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак» номинациясендә иң яхшысы дип табылды һәм 245 мең сум күләмендә грант алды.

Бу акчалар «Live&Life» проектын тормышка ашыруга – Теләнче-Тамак китапханәсе стеналарында гаилә үсеше үзәгенә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International