Чаллы гаиләләренә ана капиталы тапшырылды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

26 май көнне Тантаналар сараенда традиция буенча ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Юбилярларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә МСК акчаларыннан файдаланган. 2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум тәшкил итә, икенче балага 639 432 сум( әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган булса)

    •  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International