14 майда картиналар галереясенең зур залында бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Россия Рәссамнар берлеге» төбәк бүлегенең «Татарстан Рәссамнар берлеге» юбилей күргәзмәсе булды.
Юбилей күргәзмәсендә төрле буын рәссамнарының эшләре, төрле иҗади омтылышлары, республиканың әйдәп баручы сынлы сәнгать осталары әсәрләре һәм яшь рәссамнар эшләре тәкъдим ителде,анда Тукай районы сәнгать мәктәбенең педагоглары да катнашты .
Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең 85 еллыгына багышланган күргәзмәдә Тукай районы сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегенең ике педагогы Татарстан Рәссамнар берлегеннән нәтиҗәле эшләре һәм Татарстан Республикасының сынлы сәнгатькә керткән зур өлеше өчен рәхмәт хатлары алдылар,бүләкләү Чаллы шәһәренең картиналар галереясендә узды
