#ӘДӘБИМАРАФОН үткәрелде.

2021 елның 28 мае, җомга

 
#ТукаевскаяЦБС
#Биюрганскаябиблиотека
#МФЦАкчарлак
Республикабызда 2021 нче елның 1 - 21 нче апрель көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендә , инстаграмда 15 нче мәртәбә дөньякүләм #ӘДӘБИМАРАФОН үткәрелде.
Проектның максаты: татар халкында һәм татар телен белгән һәр кешедә яхшы гадәт - даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, шул рәвешле, татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерүдә әһәмиятле эш башкару.
Барыбыз да беләбез,гасырлар дәвамында татар кешесе китаптан аерылмаган һәм гыйлемгә омтылышын өзмәгән. Язмыш җилләре газиз Ватаныннан, туган җирләреннән читтә йөрткәндә дә, ул китапка үрелгән. Чөнки илдән читтә вакытта китап аның иң якын киңәшчесе дә, сердәше дә,юанычы да, күңел шифасы да булган.
Китап-халыкның рухи юлбашчысы. Дөнья мәдәниятендә китапның әһәмияте бик зур.Менә шундый кыйммәтле рухи хәзинә белән эшләүчеләр, без- Тукай районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре һәм китап сөюче дусларыбыз да бик теләп бу марафонда катнаштык.
Менә алар:
Бәхтиева Зилфирә Мөбәрәкҗан кызы
Габидуллина Гөлшат Гыйльмегаян кызы
Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы
Гилманова Гөлфая Әнәс кызы
Әюпов Данил Данил улы
Зайцева Ләйлә Хатип кызы
Зәгретдинова Гөлсинә Гасыйм кызы
Зәйнуллина Алия Илнар кызы
Калимуллина Гөлназ Марат кызы
Мингалиева Зөлфия Язкәр кызы
Мөхәмәтдинова Розалия Гыйлметдин кызы
Салахова Әнисә Хәйдәр кызы
Салихова Гөлшат Илдус кызы
Сахипгараева Айзирә Рәшит кызы
Сәгъдиева Рамилә Миңненәзир кызы
Сәетгәрәева Рәзинә Габделбәр кызы
Сәлимова Флүзә Мирзанур кызы
Фәртдинова Лидия Илья кызы
Фәттахова Рәхилә Минтаһир кызы
Хаҗиева Гөлсинә Роберт кызы
Хәбирова Гөлназ Радис кызы
Шакирова Гөлфинә Рәҗәп кызы
Шәйхнурова Тәнзилә Ахун кызы
21 көн буена китаплардан үзебезнең күңелләребезгә ошаган, әлбәттә инде , китап укучыларны да җәлеп итәрлек өзекләр урнаштырып бардык. Безнең белән бергә районыбыз шагыйрәсе ,Татарстан Республикасы Язучылар берлегенен шәрәфле әгъзасы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының " Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" дигән кукрәк билгесе иясе, " Тукай районы гимны" авторы, "Тукай районының атказанган шәхесләре" китабының фотосурәтләр hәм мәгълуматлар туплау буенча җаваплы редакторы, Фәннур Сафин премиясе белән бүләкләнгән Рәзинә Габделбар кызы Сәетгәрәеваның да катнашуы безнең өчен горурлык булды.
Татар китапханәләре һәм халкыбызның зыялы шәхесләре милләттәшләребез арасында гына түгел, башка кайбер төрки халыклар арасында да татар әдәбияты үрнәкләрен таратуга үзләреннән зур өлеш кертәләр дип саныйм. #Әдәбимарафон кебек мондый китап бәйрәмнәре һәрчак булып торсын,китаплардан аерылмыйк,дуслар!
#ӘДӘБИМАРАФОН ны оештыручы Раил Гатауллинның китапханәчеләрне һөнәри бәйрәм белән котлаган видеоязмасын тәкъдим итәбез.
Рәхмәт сезгә, Раил әфәнде! Авыр, җаваплы хезмәтегездә һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын!
 

1:09

Флюза Салимова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International