Княз авыл җирлегендә бүген, 28 май көнне, «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында чик сакчылары көненә багышланган «Россия хезмәтенә» дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Митингта Княз мәктәбе укучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Михайловна Цандер, солдатларның әти-әниләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары, чик буе гаскәрләре ветераннары катнашты.
Төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләрнең сугышчан рухы бу көнне дә сизелә иде. Чик сакчылары адресына котлау сүзләре белән Князе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Леонидовна Самойлова, мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Булачак Ватанны саклаучылар адресына котлау сүзләре белән Николай Николаевич Захаров чыгыш ясады. Ул чик буе гаскәрләренең традицияләре, хезмәт вакытында башкарылган бурычлары турында сөйләде. Чик сакчыларын бер минутлык тынлык белән искә алдык,аннан соң чик сакчылары һәйкәленә һәм Таҗикстанда һәлак булган Валерий Григорьевич Максимов каберенә веноклар һәм тере чәчәкләр салдылар.
.jpg)