Түбән Суыксуның «Алга» спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейнында өлкән яшьтәгеләр арасында спартакиада үтте. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чарада 74 ветеран катнашты.
Алар суда йөзү, җиңел атлетика, теннис, мылтыктан ату, дартс кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Нәтиҗәдә дартс буенча хатын-кызлар арасында Күзкәй авылыннан Илгизә Нуруллинага, ир-атлар арасында Калмаш авылыннан Мөнәвир Мөсәвировка тиңнәр булмады. Илгизә Нуруллина шулай ук мылтыктан ату буенча беренче урынга лаек дип табылды. Ир-егетләр арасында бу ярышта Калмаш авылыннан Салават Габдуллин беренче урынга чыкты. Йөзүдә хатын-кызлардан Иштирәктән Гөлнур Шәвәлиева, ир-атлардан Габтелнур Фәттахов беренче урын яулады. Өстәл теннисы уенында көч сынашучы гүзәл затлардан Борды җирлегеннән Любовь Елинага тиңнәр табылмады. Ир-атлардан Мәләкәс авылыннан Галинур Булатов беренче урында булды.
/ Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды.