31 май - ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көн (Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне) - тәмәке тартуга каршы көрәш буенча халыкара акция. Ул 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тартуга бәйле төрле авырулардан елына 4,9 миллион кеше үлә.
2021 нче елның 29 нчы маенда, Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә Татарстан бистәсе үзәгендә «Никотинны витаминга алмаштыр!"дигән акция уздырды. Әлеге чарада Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты. Акция барышында җыелган барлык тәмәке юк ителде.