"Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы айлыгы старт алды.

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

    Халыкара наркотиклардан явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган "Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы айлыгы старт алды. 2021 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр киң күләмле чаралар, шул исәптән гражданнар күпләп була торган урыннарны тикшерү буенча профилактик рейдлар, халык белән очрашулар, ышаныч телефоннары эшен оештыру планлаштырыла. Наркотикларга каршы көрәшкә һәркем үз өлешен кертә ала.

    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында ТР Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча кизү частенә 71-44-81 номеры буенча, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны (843)291-20-02 буенча хәбәр итәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International