1 июнь көнне Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә «Укучының мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәни ата-ана»проектларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уза. Тукай районы данын «Укучының мәдәни көндәлеге " номинациясендә 1-4 сыйныф укучылары яклады» : Биклән мәктәбеннән - 1 сыйныф укучысы Гимазеев Равил һәм 4 сыйныф укучысы Каландарова Динара; -Калмаш мәктәбеннән-2 сыйныф укучысы Кашапов Рүзәл; - Мусабай-Завод мәктәбеннән-3 сыйныф укучысы Гатин Искәндәр. «Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә Гатина Диләрә Илгиз кызы бүләкләнде.

